"Сайрар кошларны яратып каршылыйк"
Ел саен 1 нче апрельдә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Әлеге акциягә кушылып, Мөндеш күпфункцияле үзәгендә 1-4 сыйныф укучылары өчен "Сайрар кошлар яратып каршылыйк"дип исемләнгән экологик сәяхәт узды. Очрашуда балалар әлеге көннең тарихы, кошларның файдасы, аларның табигатьтә һәм кеше тормышындагы роле турында белделәр. Уен – викторинада катнаштылар. Укучыларга "Кошлар-безнең дуслар" дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде, төп геройлар- безнең канатлы дусларыбыз турында китаплар тәкъдим ителде.