Мендюшская сельская библиотека - филиал № 24

" Милли ризык- табын күрке"

   Зәвыклы милли киемнәр, моңлы җырлар белән безнең горурланырлыгыбыз бар. Алар – безнең ядкаребез. Шулар арасында татар халкының милли ашлары да үзенә бер мөһим урын алып тора. Аларны әзерләү осталыгы бик күптәннән килә. Менә шуны истә тотып, 2021 нче ел Татарстанда туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Ак калфак оешмасы белән берлектә, без укучылар белән “Милли ризык-табын күрке” дип исемләнгн  әдәби музыкаль кичә оештырдык.Иң элек,авылыбызның уңган, булган хуҗабикәләре тарафыннан төрледән-төрле сый-нигъмәтләр: түгәрәк икмәк, кош теле, чәк-чәк, бәлеш, өчпочмак, гөбәдияләр әзерләнде. Аларның урыннары-бәйрәмнең түрендә булды.Укучыларга җырлар, шигырьләр аша тагын бер кат халкыбызның милли ризыкларына карата хөрмәт, сакчык караш тәрбияләнде. Милли рухтагы шундый бәйрәмнәр алга таба да булып торсын, халкыбызның күркәм гореф-гадәтләре яшәсен, онытылмасын иде!