“Көзләр җитте,агачлардан ява җиргә алтын-сары тәңкәләр”
Мөндеш авылы китапханәсе каршында ,көзге бакчада әдәби мәйдан үтте.Китапханәче укучыларга көз турында кызыклы мәгълүматлар җиткерде , табышмаклар,мәкалләргә җаваплар таптылар,китапханәгә килгән яңа китаплар белән таныштылар.Китапханәгә даими йөрүче Гыйбадуллина Гелсинә үзенең балачакта яратып укыган шигырьләрен балаларга укып күрсәтте.