Мендюшская сельская библиотека - филиал № 24

"Китап алсаң кулыңа,нур сибелә юлыңа."

   Мөндеш башлангыч мәктәбе укучыларын китап укырга тарту максатыннан,китапханәдә төрле чаралар үткәрелә.Менә шундый чараның чираттагысы"Китап алсаң кулыңа,нур сибелә юлыңа"исеме астында узды.Укучылар бу уен-чарада зур кызыксыну белән катнаштылар,мавыктыргыч сорауларга җаваплар табарга тырыштылар,чөнки балалар әдәбияты укучыларның рухын ныгыта,әле ныгытып кына калмый,хыялларына канат куя.Укучыларның китап укырга битараф булмавы,язучыларыбызның иҗатлары белән танышып,кызыксынып торулары безне барыбызны да шатландыра.