Мендюшская сельская библиотека - филиал № 24

" Тарихның онытылмас батырлык бите"

27 нче январь көнне 5-7 нче класс укучылары белән  без Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көнен билгеләп үттек. Бөек Ватан сугышы барышында иң озыны саналган Ленинград өчен көрәш 900 көнгә якын дәвам иткән һәм әлеге көннәр совет халкының батырлык символына әверелгән. Хәрби тарихчылар билгеләп узганча, бөтен сугышлар тарихында дөньяның бер генә шәһәре дә Җиңү өчен Ленинград биргән кадәр гомер корбан итмәгән. Укучыларга “ Ленинград блокадасын өзүгә- 77 ел” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Батырлык сәгатенең максаты укучыларны авыр сугыш еллары, Ленинград блокадасы вакыйгалары белән таныштыру, икмәккә хөрмәт тәрбияләү йөзеннән үткәрелде.