Татар халык уены "Түбәтәй"
Татарстанда яшәүче халыкларның традицион уеннарына багышланган республикада беренче УЕН ФЕСТ фестивале старт алды."UEN FEST" - онытылган йолаларны һәм гореф-гадәтләрне торгызу максатыннан оештырылган проект. Бу проектта Мөндеш авыл клубы белән берлектә Мөндеш авыл китапханәсе дә катнашты. Балалар белән "Түбәтәй" уенын уйнадык.