Мендюшская сельская библиотека - филиал № 24

"Кабатланмас батырлык үрнәге"

   Мөндеш башлангыч мәктәбендә башлангыч класс укучылары белән “Кабатланмас батырлык үрнәге” дип исемләнгән әдәби сәгать үтте. Ел саен 15 февральдә татар халкының бөек каһарман шагыйре Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелә. Бөек Җиңүнең 75 еллыгында Муса һәм аның көрәштәшләренең исемен телгә алмый мөмкин түгел, чөнки аларны онытырга безнең хакыбыз юк. Муса Җәлил – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс каһарман да. Чара барышында укучылар Җәлил иҗат иткән шигырьләрне, аның сүзләренә язылган җырларны башкарды.