Мендюшская сельская библиотека - филиал № 24

"Яраткан китабым турында сөйлим"

   Мөндеш башлангыч мәктәбендә “Яраткан китабым турында сөйлим” дигән темага әдәи сәгать үтте. Һәр укучы каникулда үзе яратып укыган китабы, аның төп геройлары белән таныштырып, кыскача эчтәлеген сөйләп иптәшләре белән уртаклашты. ”Китаплар аша тормышны өйрәнәбез, белем алабыз, чөнки аларда бик күп акыл хәзинәсе тупланган. Ул хәзинәне бернинди компьютер да, телевизор да алыштыра алмый.Китап укып, без белем алабыз, уйланабыз, тормыш итәргә өйрәнәбез. Китап геройларыннан үрнәк алабыз яки кайберләренә охшамаска тырышабыз”,- дигән нәтиҗә ясалды.