Мендюшская сельская библиотека - филиал № 24

"Җылылык көтә җирдә йөрәк"

    3 декабрь-Халыкара инвалидлар көне уңаеннан,Мөндеш башлангыч мәктәбендә “Җылылык көтә җирдә йөрәк” дип исемләнгән мәрхәмәтлелек сәгате үтте.Тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар,һәлакәткә дучар булып,яшьнәп яшәр чакта урын өстенә,инвалид коляскасына беркетелгәннәр язмышы хакында сүз барды бүген.Укучыларга танылган язучы,шагыйрь Фәнис Яруллин,шагыйрь Радик Мөхәммәтҗанов,шигырьләр.хикәяләр язган,рәсемнәр ясаган Гакыйль Сәгыйров,шагыйрә Кәүсәрия Шафикова,шагыйрь Рәниф Шәриповларның тормышы һәм иҗатларын чагылдырган “Дөнья матурлыгын күреп яшә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.