"Мәдәни марафон" Бөтенроссия мәдәни-агарту акциясе
Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы «Яндекс» компаниясе белән берлектә мәдәният учреждениеләрен һәм белем бирү оешмаларын ведомствоара мәдәни-белем бирү проекты кысаларында тормышка ашырыла торган «Мәдәни марафон» Бөтенроссия мәдәни-агарту акциясендә катнашырга чакырдылар. «Мәдәни Марафон»ның максаты – илебез мәдәниятен һәм гомуми мәдәниятне һәм сәнгатьне популярлаштыру, укучыларны рухи, эстетик һәм сәнгати яктан үстерү, үсеп килүче буынның мәдәни белемлелеген күтәрү иде. Марафон 2019 нчы елның 1 октябреннән 14 ноябренә кадәр арада уздырылды, тест өлеше 1 ноябрьдән 14 ноябрьгә кадәр.Безнең китап укучылар да әлеге акциядә бик теләп катнаштылар һәм «Мәдәни марафон» Бөтенроссия мәдәни-агарту акциясе тестын уңышлы узган өчен дигән Грамоталар белән бүләкләнделәр.Барысы-21 укучы катнашты.