Мендюшская сельская библиотека - филиал № 24

"Тукай белән атлыйм киләчәккә,ул яктыртыр барыр юлымны..."(очрашу кичәсе)

   Мөндеш башлангыч мәктәбендә "Тукай белән атлыйм киләчәккә,ул яктыртыр барыр юлымны..." исеме астында җанлы, матур очрашу кичәсе үтте.Мәкаләләрен газета-журналларда даими бастырып килүче,"Безнең гәҗит" газетасы журналисты үзебезнең Мөндеш авылы кызы Мостафина Фәнзилә Рамил кызы укучылар белән очрашуда катнашты. Фәнзилә шигырьләрен башлангыч сыйныфта укыганда ук яза башлый.Урта мәктәптә укыганда Радик Фәизов җитәкчелегендәге Арча укучылар сарае каршында оештырылган "Тукай якташлары" дигән әдәби берләшмәгә йөри.Фәнзиләнең шигырьләре,мәкаләләре 2006 нчы еллардан "Сабантуй", "Көмеш кыңгырау"газеталарында басылып чыга башлый.Аның туган авыл, чишмәләргә,авылның табигатенә сокланып иҗат ителгән шигырьләре шактый.Очрашу истәлекләр, авторның шигырләрен сөйләүләр, мәктәп укучылары башкаруында, җырлар белән үрелеп барды, укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар, шигырьләр язу буенча үзенең киңәшләрен бирде.Газета-журналларда чыккан мәкаләләреннән,шигырьләреннән төзелгән "Мин ачкан дөнья" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Очрашу ахырында Фәнзилә укучыларны тырышып укырга, белемле булырга, күп итеп китаплар укырга өндәде.