Мендюшская сельская библиотека - филиал № 24

"Сәнгать төне- 2019" Бөтенрусия мәдәни акциясе

   Мөндеш авыл китапханәсе "Сәнгать төне-2019" Бөтенрусия мәдәни акциясендә катнашты.Шул уңайдан балалар белән "Мультфильм геройлары китап битләрендә" дип исемләнгән викторина үткәрелде. Мультфильмнар- ул һәр бала да ярата торган бер сәнгать төре.Балалар зур кызыксыну белән танылган балалар язучыларының китаплары буенча төшерелгән мультфильмнар белән викторинада катнаштылар. Чара ахырында балалар татлы призлар алдылар.