Мендюшская сельская библиотека - филиал № 24

"Тукай юлы"

   29 июнь көнне "Тукай юлы" дигән яңа мәдәни-тарихи,экологик проект старт алды.Чарада катнашучылар Яңа Кырлайга Түбән Мәтәскә, Югары Мәтәскә, Мөндеш, Иске Иябаш авыллары аша юл тотты. Сәяхәтчеләрне алда кызыклы мизгелләр белән 21 километр юл көтә иде.Кунакларга татар халкының милли гореф- гадәтләрен, уеннарын, җыр- биюләрен күрсәттеләр.Мөндеш авылында балалар Сабантуен карадылар.