Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

«Путешествие в книжный мир»

Мәктәп яшендәге китап укучыларыбыз белән  без һәрвакыт тыгыз элемтәдә торабыз. Бу юлы да, 27 майда – китапханәчеләрнең һөнәри  бәйрәме  көнендә Лесхоз урта мәктәбенең 4 сыйныф укучыларын китапханәгә  кунакка чакырдым.

Китапханә буйлап сәяхәт, китаплар дөньясы бәлән якыннан танышу балалар өчен чынлып та бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Мин аларга китап һәм журналлар турында сөйләдем, ничек дөрес итеп фондтан китап сайларга, китапны саклау кагыйдәләрен өйрәттем. Китапханәдән балалар уңай тәэсирләр алып кайтып киттеләр.