Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

“Укучының мәдәни көндәлеге” нә йомгак ясалды

Лесхоз мәктәбенең башлангыч сыйныфларында 74 бала укый. 2018-19 уку елында алар барысы да  актив рәвештә  “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында  Татарстан Республикасында булган мәдәни объектларда булдылар, төрле масса-күләм чараларда актив катнаштылар.

20 майда әлеге проектка нәтиҗә ясау максатыннан без башлангыч сыйныф балалары белән кабат очраштык. Иң актив 5 укучыбызны мактау грамотасы белән бүләкләдек. Алар үзләренең ел дәвамында нинди чараларда катнашулары турында бик теләп сөйләделәр.   Икенче өлештә балалар Татрстаныбызнең тарихы, бүгенгесе буенча виртуаль сәяхәт ясадылар, язучыларның әсәрләре буенча төзелгән викторина сорауларына бик теләп җавап бирделәр.