Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Сугыш урлаган балачак!

Авылдашларыбызның Җиңүне якынайтуга керткән батырлыклары һәм тырыш хезмәтләре белән танышу; сугыш елларының бар авырлыгын үз җилкәләрендә татыган балалар – бүгенге көндә хөрмәтле ветераннарны олылау макстыннан “Сугыш урлаган балачак!” исеме астында әдәби музыкаль кичә үтте.

Без тарих итеп тыңлаган хикәятләр дә аларның үз башларыннан үткән хатирә бит.  Авылыбызда  барлыгы  11 тыл ветераны һәм 72 сугыш чоры баласы исәпләнә. Бүгенге көндә аларның күбесе авырып урын өстендә ята, яки балалары тәрбиясендә шәһәрдә яши. Шулай да чакыру кагәзьләре таратып, телефон аркылы туганнарын аша  чыгып без аларның барысын да бәйрәмгә чакырдык. Кичә Лесхоз мәдәният йортында  үтте. Җыр бию, хатирәләр белән уртаклашып бик күңелле дә, бик моңсу да бәйрәм оештыра алдык. Кичәбезне авыл җирлеге башлыгы Илгиз Рафаил улы Камалетдинов башлап җибәрде. Мондый искиткеч кичә оештырып барыбызны бергә очраштырганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә “ диде бәйрәмне тәмамлап авылыбызның аксакалы Данил ага Шәяхмәтов.