Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

«Тукай белән әкиятләр иленә»

25 апрельдә, Лесхоз китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 133 еллыгына багышланган «Тукай белән әкиятләр иленә» исемле  әдәби  кичә үтте. Яшь китап укучыларыбызга  «Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай!» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.Балалар Тукайның “Туган тел”, “Безнең гаилә”, “Кызыклы шәкерт” һәм башка әсәрләрен бик матур әдәби телдә башкардылар. Китапханәче укыган әсәрләрне дә кызыксынып тыңладылар. Нәкъ Тукай әсәрләре аша балаларда ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, аны камил итеп өйрәтү мөмкин шул.