Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Җимчәчәк

15 апрельдә Үрнәкнең бистәсенең “Әкият”  балалар бакчасында  табигатне саклауга һәм балаларга экологик тәрбия бирүгә багышланган район семинары үтте. Семинарга 

Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгече Ф.К. Латыш, “Ашыт” дәүләт комплекслы табигать заказнигы белгече  Г.И. Абдрахманова,  район балалар бакчалары тәрбиячеләре, музыкаль белем бирү белгечләре һәм Лесхоз китапханәсе каршында эшләп килгән “Ак калфак” иҗтимагый оешмасына йөрүчеләр  катнашты.

Семинарда катнашучылар игътибарына Үрнәк балалар бакчасы музыкаль белем бирү хезмәткәре Р.Н. Шайдуллина һәм Лесхоз авыл китапханәсече Р.И. Шаймуллина  белән берлектә әзерләгән татар халкының борынгы “Җимчәчәк” фольклор бәйрәме күрсәтелде. Китапханәсече Р.И. Шаймуллина алып баручы буларак балаларга “Җимчәчәк” бәйрәменең килеп чыгу тарихы, милли йолалар, беренче язгы чәчәкләрнең дәвалау үзлекләре турында эчтәлекле итеп сөйләде. Милли киемнәрдән балалар милли җыр, биюләр, борынгы уеннарны бик оста итеп башкардылар.  Кунаклар игътибарына  балаларның  ата- аналар белән берлектә ясаган кул эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителде.