Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

“Телим. Булдырам. Кирәк. Һөнәр сайлаганда нәсрә мөһимерәк?”

5 апрель көнне  Лесхоз  китапханәседә “Телим. Булдырам. Кирәк. Һөнәр сайлаганда нәсрә мөһимерәк?” исемле профориентация сәгете үтте. Очрашуга китапханәбезнең яшь  китап укучылары, һәр үткәрелгән чараларда актив катнашучы Лесхоз урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе Илһамия Данил кызы  Зиннәтова белән бергәләп килделәр.  Укучыларыбыз белән очрашуга ГАОУ “Арча агросәнәгат көллияте” нең уку эшләре буенча директор урынбасары Васыйл Рәсүл улы Габделхаков, махсус фәннәр укытучы Альбина  Данил кызы  Әскәрова,  ГКУ “Арча урман хуҗалыгы” баш экономисты Надия Илдар кызы Зиганшина, урманчы Энҗе Хаҗинур кызы Мөхәммәтҗановалар килде. Килгән кунаклар балаларга төрле  һөнәрләр сайлау мөмкинлеге, үзләренең тормыш юллары турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Укучыларның сорауларына кызыклы тулы  итеп җаваплар бирделәр. Укучыларга  яхшы укырга,  яраткан һөнәрләрен  сайлап  тормышта  үз урыннарын табуларын  теләделәр.