Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

“Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз”

Үз гомерендә язучы – батыр Абдулла Алиш турында ишетмәгән – белмәгән, аның әсәрләренең бер юлын да укымаган кеше, мөгаен, юктыр.

  Аның һәрбер сүзеннән, һәр юлыннан нәни укучылар күңеленә  яктылык,  җылылык бөркелеп торган әсәрләре балаларның йөрәкләрен  игелек хисе белән сугара, яхшылыкка өнди. Ә инде олыгайгач та, балачак хәтирәләрен яңарту өчен, күпләребез Алиш китабын кулына ала.

  Балалар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен язучыларны һәм иҗат коллективларын бүләкләү максатынннан Татарстан язучылар берлеге карары белән 1996 елда Абдулла Алиш исемендәге премия булдырыла.

А.Алиш исемендәге премия  Лауреатларының әсәрләре, һичшиксез, балалар һәм яшүсмерләрнең уку исемлегенә керергә тиеш.

Безнең китапханә “Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз” исемле Республика акциясендә актив катнашты. 2019 елның 6 мартында, Бөтендөнья  кычкырып уку көнендә, Үрнәк бистәсенең “Әкият” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен кычкырып уку оештырылды.Соңыннан А.Алишның “Куян кызы” әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Куян малае” әкияте күрсәтелде.