Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

«Туган тел – иң татлы тел, Туган тел – иң назлы тел!»

Кичә  туган телебезгә , ана теленә мәхәббәт тәрбияләү, туган тел көне тарихы белән таныштыру максатыннан оештырылды. “Туган телем – иркә гөлем” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Кичәбезне  барыбыз бергәләп “И,  Туган тел“ җыры белән башлап җибәрдек.

Кичә барышында без Халыкара Туган тел көне тарихы белән якыннан таныштык. Ә инде “Илһам чишмәсе” түгәрәгенә йөрүче балаларның  туган телгә багышлаган әсәрләр укулары бәйрәмгә аерым ямь өстәде.

Агросәнәгат көллиятендә озак еллар татар теле, әдәбияты укыткан, бүгенге көндә лаеклы ялда булуына карамастан “Ак калфак” оешмасының активы Рәүфә Кәрәмовна чыгышын кичәбездә катнашучылар йотылып тыңладылар.

“Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем” викторинасында балалар үзләренең туган телебез буенча ныклы белемнәрен күрсәттеләр.Бәйрәм җыр һәм шигырьләр белән үрелеп бик күңелле барды.