Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

«Незабытые герои необъявленной войны»

Лесхоз китапханәсендә Афганстан сугышында  катнашканнар, һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнар истәлегенә «Билгесез сугышның онытылмас батырлары» исемле очрашу кичәсе оештырылды. Кичәбезгә афган сугышында катнашкан Тимашев Фәнис Илгиз улы, Зиннатуллин Газинур Гафиулла  улы, Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Камалетдинов Илгиз Рафаил улы һәм Лесхоз урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылыры чакырылды. Укучылыр зур кызыксыну белән Фәнис һәм Газинур абыйларының чыгышларын тыңладылар, афганистан тауларында  төшкән фотосүрәтләрен карадылар. Интернационал бурычларын үтәгән вакытта һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Укучылар кичәдән зур тәэсирләр белән таралышты.