Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

В новый год с календарем дружбы

Яңа ел... Безнең өчен ул ап - ак кар, матур итеп бизәлгән чыршы, Кыш бабай белән күңелләргә кереп калган бәйрәм. Ә җир шарының  башка нокталарында ничек каршылыйлар икән соң яңа елны? Бу турыда беләбез микән? Әнә шул сорауларга җавап табу максатыннан «В новый год с календарем дружбы» исмеле викторина оештырдык без китапхәнәдә. Балалар чит илләрдә, башка кыйтгаларда яңа елны каршылау традицияләре белән таныштылар. Викторина сорауларына җаваплар эзләделәр.  Сорауларга җавапны белмәүчеләр шигырь сөйләргә я булмаса җырларга тиеш булдылар. Кичә бик җанлы, күңелле үтте. Катнашучылар чын күңелдән бәйрәм белән котлап, рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.