Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Яңа ел утлары үзенә чакыра!

Ә җир шарының  башка нокталарында ничек каршылыйлар икән соң яңа елны? Бу турыда беләбез микән? Әнә шул сорауларга җавап табудан башладык үзебезнең мәдәният йортында Яңа елны каршылауга багышланган  әдәби музыкаль кичәбезне. Яңа елны каршылау ул -  Рәсәйдә билгеләп үтелгән бәйрәмнәрнең аеруча серле һәм үзенчәлеклесе. Шул ук вакытта якын дуслар белән очрашып күңел ачу, бәйрәм итү өчен менә дигән сәбәп тә.  Кичәне без мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Шәвәлиева Л.Р. белән бергәләп алып бардык. Кичә барышында кунаклар  яңа елны каршылау традициясе, төрле илләрдә бәйрәмнең үзенчәлекләре белән  дә таныштылар. 2019 ел – сары дуңгыз елна  гороскопны да кызыксынып тыңладылар. Ә инде төрле конкурс, уеннар, викториналар бәйрәмне аеруча җанландырып җибәрде.