Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

“Толстой. Тормыш сукмаклары буйлап сәяхәт”

12 октябрдә өлкән сыйныф укучылары өчен китапханәдә “Толстой. Тормыш сукмаклары буйлап сәяхәт” исемле интеллектуаль уен оештырылды. «Страницы великой жизни» китап күргәзмәсендә авторның мәктәп программасы буенча укылырга тиешле булган «После бала», «Детство. Отрочество. Юность», «Война и мир» әсәрләре һәм әлеге әсәрләр турындагы әдәбият урын алды. Катнашучылар бик теләп интеллектуаль уен сорауларына җаваплар эзләделәр,кроссвордта яшеренгән сүзләрне, өзекләрдән әсәрләрнең, геройларның исемнәрен таптылар.Очрашуыбызның ахарында балалар бик теләп Лев Толстойның әсәрләрен укыргы алып өйләренә таралыштылыр.