Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Ак яулыгың кебек ак күңелең

     Безнең җирлектә яшәгән барлык өлкәәнәргә дә чакыру кәгазьләре тараттык. Залда китап укучыларга «Уголок деловой информации» исемле китап һәм журналлардан төзелгән өлкәннәр өчен файдалы мәглүмат  күргәзмәсе тәкъдим ителде

   Бәйрәмне Үрнәк авылы хакимияте башлыгы Илгиз Камалетдинов ачып җибәрде. Гармунга кушылып борынгы җырларны  җырладылар, рәхәтләнеп куңел ачтылар. Үзешчән артистларыбызның музыкаль сәламнәрен алкышлар белән кабул иттеләр.