Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

“Музейлар иленә сәяхәт”

Лесхоз мәктәбенең башлангыч сыйныфларында 73 бала укый.  14 сентябрьдә “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында алар өчен “Музейлар иленә сәяхәт” исемле мәдәни дәрес үткәрелде. Кичәнең беренче өлешендә республика күләмендә оештырылган “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты, көндәлекне куллану таләпләре белән таныштырдым.  Икенче өлештә балалар Татрстаныбызнең тарихы, бүгенгесе буенча виртуаль сәяхәт ясадылар, музейлар белән таныштылар, сорауларга бик теләп җавап бирделәр. Кичәбез ахырында һәр балага тантаналы рәвештә мәдәни көндәлек тапшырдык.