Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

« Ищу читающего друга »

Алтын көзнең матур кояшлы көнендә Лесхоз урта мәктәбенең башлангыч сыйныф балалары өчен ачык  һавада уку залы оештырылды. Очрашуны без бөек рус язучысы Л.Н. Толстой иҗаты һәм әсәрләре турында сөйләшүдән башладык. Укучылар “Филлиппок” әсәрен яратып тыңладылар, викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Соңыннан китапханәгә соңгы араларда килгән яңа китап һәм журналлар белән таныштылар. Бигрәк тә “Табышмактан – әкияткә” исемле әдәби уенны яратып кабул иттеләр.Укучылар уку елы барышында китапханәгә актив йөрергә, китаплар күп укырга сүз биреп таралыштылар кичәбездән.