Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

“Сәламәтлек иленә сәяхәт “

Сәяхәтебезнең максаты - урман аланында балалар белән дару үләннәре белән танышу булды. Без үзебезнең якта үскән күп кенә дару үләннәре белән , алдарның дәвалау үзлекләре, җыю вакыты һәм ничек итеп саклау турында сөйләштек. Күп үләннәрне  урман аланында танып белү уены да оештырылды. Уен ахырында аларга дару үләннәреннән файдалану рецептлары язылган китап кыстыргычлары бүләк иттек.