Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

«Восьмое чудо света - книга»

Кече яшьтәге мәктәп балаларын  яшьтән үк китапка, белемгә тарту максатыннан без Лесхоз мәктәбенең башлангыч сыйныф балалары белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә торабыз. Бу юлы да, 28 майда - китапханәләр көнен бәйрәм итү максатыннан аларны  кунакка чакырдым.

Китапханә буйлап сәяхәт, китаплар дөньясы бәлән якыннан танышу балалар өчен чынлып та бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте. Мин аларга китап һәм журналлар турында сөйләдем, ничек дөрес итеп фондтан китап сайларга, китапны саклау кагыйдәләрен өйрәттем. Соңыннан “Әкият геройларын тап” исемле уен да бик җанлы үтте. Китапханәдән балалар уңай тәэсирләр алып, әти- әниләре белән килергә сүз биреп кайтып киттеләр.