Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Нәүрүз килде, яз җитте

Табигатьнең уянуы белән беррәттән өйләргә Нәүрүз бәйрәме килә. Нәүрүз – яңа көн. Язны каршылап үткәрелә торган халык бәйрәме. Көннең – төнне куып җиткән вакытында Кыш бабабыз кар сулары булып ага башлагач әти

 бабаларыбыз Язны – Нәүрүзбикәне каршылаганнар. "Яңа елны  ничек каршы аласың, елың шулай үтәр" – дигән борынгылар.

      Кешеләр матур теләкләрен Нәүрүзгә әйтеп калырга тырышканнар. Өйдән - өйгә кереп теләк әйтеп, сый җыеп йөргәннәр. 

        Без дә Лесхоз мәктәбендә укучы башлангыч сыйныф  балалары белән Язны – Нәүрүзбикәне каршы алырга җыендык. Укучылар “боз озату”, “Орлык чыгару”, “Язгы чәчү”, “Сабантуй”, “Яңгыр теләү” борынгы татар йолалары белән танышталар. Бик теләп милли биюләрне карадылар һәм йомырка ташу, аркан тарту, су ташу, капка уены кебек уеннарда катнаштылар