Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

“Табигать иленә сәяхәт”

Табигать анага мәхәббәт тәрбияләү максатынан 19 апрелдә  көнне мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Табигать иленә сәяхәт” исемле экологик викторина уен үтте. Уен барышында “Үсемлекләр патшалыгы”, “Хайваннар патшалыгы”, “Иң- иң...”, “Урманнан сәламәтлек” һәм башка тукталышлар буенча сәяхәт ясалды. Балалар шигырьләр укыдылар, табышмаклар , ребуслар чиштеләр. Сценарий буенча физкультминутка һәм төрле хәрәкәле уеннарда да бик теләп катнаштылар. Ике команда арасында җиңүче ДУСЛЫК булды. Аларга  татлы күчтәнәчләр тапшырдык. Уенда катнашып алган белемнәре, балаларга киләчәктә зур ярдәм булсын иде дигән теләк белән таралыштык без кичәбездән.