Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

«Милләтемнең горур баласы мин” Р. Батуллага 80 яшь

9 апрелдә язучы-прозаик, драматург, режиссер, артист, тапшырулар алып баручы һәм башка бик күп һөнәрләр иясе Г.Исхакый исемеңдәге әдәби бүләк,   Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының халык язучысы Гатауллин Роберт Мөхлис улы (Рабит Батулла)  иҗаты белән якыннанырак танышу максатыннан “Милләтемнең горур баласы мин” исемле әдәби кичә оештырылды. Кичәгә 5-6 сыйныф укучылары чакырылды. Әдәби кичәгә  шул исемдәге китап күргәзмәсе дә оештырылды. Балалар язучының күп кырлы талантлы, туры сүзле, тырыш күп авырлыклар күреп тә сынмаган, чигенмәгән тормыш юлы белән таныштылар, әсәрләреннән өзекләр тыңладылар. Татар милләтенең горур баласы, танылган язучы балалар күңелендә лаеклы урын алсын иде  дип ышанасы килә.