Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

«Язгы чәчәкләр әнием сиңа»

4 мартта Лесхоз урта мәктәбенең 7-8 сыйныф укучылары, аларның әни һәм әбиләре өчен «Язгы чәчәкләр әнием сиңа»  исемле музыкаль шигъри сәгать үтте. Тамашачылар шигырь һәм әдәби әсәрләрдән өзекләрне яратып тыңладылар, презентация карадылар. Укучылар әниләргә багышлап матур җырлар яңгыраттылар.

   Тамашачыларга  мәдәният йорты фойесында  кулдан эшләнмәләр һәм “Хуҗабикәләргә” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.