Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Кулларыннан гөлләр тама

Кул эшләре остасы Миләүшә ханым Хабибуллина “Ак калфак”лылырны  үзенә бәйрәм кичәсенә дәште. Чигеп ясалаган картиналар авторы үзенең хезмәт җимешләре белән бик теләп таныштырды. Чәй өстәле артында без Миләүшә ханымның тормыш юлы, иҗаты , киләчәккә планнары белән таныштык. “ Бугенге кичәдән алган хис- кичерешләрем,  миңа  бик озакка җитәчәк, Рәхмәт шундый искиткеч кичә оештыруыгыз өчен” дип йомгаклады кичәбезне ветеран укытучы, оешмабыздагы иң өлкәнебез - Алия Шәрип кызы.