Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

«Җыр булырлык сүзләр биргән,туган телем рәхмәт сиңа!»

21 февраль – халыкара туган тел көне. Безнең телебез – матур, бөек татар теле. Без Лесхоз урта мәктәбенең 7,8,9 сыйныф укучылары белән туган тел көненә әдәби калейдоскоп әзерләдек. Кичәдә туган тел көненең тарихы белән таныштык. Ана телебездә шигырь һәм җырлар тыңладык. Әдәби әсәрләрдән өзекләр күрсәттек. “Ана теле бер булыр” исемле китап күргәзмәсендәге әдәбият белән таныштык. Кичәбезне Г. Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамладык.