"Тукай иленә сәяхәт”
19 февральдә Лесхоз китапханәсе Лесхоз урта мәктәбенең 4 сыйныф укучыларын үзенә “Тукай иленә сәяхәткә” чакырды. Кичәнең максаты: Шагыйрь Г.Тукай турында белемнәрне тирәнәйтү; шагыйрь иҗатына, тормышына карата кызыксыну, горурлык хисе тәрбияләү;телебезгә, әдәбиятыбызга мәхәббәт хисе тәрбияләү.
“Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай” исемле китап күргәзмәсе һәм Тукайның тормыш юлын, иҗатын яктырткан презентация тәкъдим ителде.
Балалар китап күргәзмәсе белән якынан таныштылар. Әдипнең “Исемдә калганнар “ әсәреннән өзекләр укыдык. Очрашуыбызны” Туган тел” җыры белән тәмамладык.