Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Муса Җәлил – халкыбыз каһарманы

15 февральдә Лесхоз балалар бакчасында герой шагыйребез Муса Җәлилнең  туган көненә багышлап батырлык дәресе үткәрелде.

Кичә өчен “Батырлыгың алдыңда баш имя, Муса Җәлил” исеме астында презентация һәм шул исемдә китап күргәзмәсе әзерләнде. Балаларга Җәлилнең тормыш юлы һәм батырлыгы турында сөйләнде. Аның шигырьләре һәм җырлары белән таныштык. Хәдичә Җәлилованың “Абыем турында” китабыннан өзекләрне бигрәк тә яратып тыңладылар. Балалар үзләре дә шагыйрьнең “Сәгать”, “Батыр куян” , “”Беренче дәрес” кебек шигырьләрен бик матур итеп башкардылар.