Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Лес полон чудес!

Укучының мәдәни көндәлеге  проекты кысаларында 1 сыйныф укучылары өчен “Лес полон чудес” исемле викторина һәм Арча урман хуҗалыгы каршындагы урман музеена сәяхәт оештырдык. Балалар викторина сорауларына  тулы, үзенчәлекле итеп җавап бирделәр. Бик теләп хәрәкәтле уеннарда катнаштылар. Соңыннан урман музеендагы экспонатлар белән  таныштылар. Урман хуҗалыгы тарихына багышланган чыгышымны яратып кабул иттеләр.