Туган тел - иң татлы тел, Туган тел - иң назлы тел!
«Туган тел – иң татлы тел, Туган тел – иң назлы тел!» кичәсе туган телебезгә , ана теленә мәхәббәт тәрбияләү, туган тел көне тарихы белән таныштыру максатыннан оештырылды. “Ана теле – бер булыр” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Кичә барышында без Халыкара Туган тел көн тарихы белән якыннан таныштык. 5-7 класс укучылары туган телгә багышланган шигырьләр сөйләделәр. Ә инде “Илһам чишмәсе” түгәрәгенә йөрүче балаларның туган телгә багышлаган үз әсәрләрен укулары бәйрәмгә аерым ямь өстәде. “Дөньяда иң матур тел – ул минем туган телем” викторинасында балалар үзләренең туган телебез буенча ныклы белемнәрен күрсәттеләр.Бәйрәм җыр һәм шигырьләр белән үрелеп бик күңелле барды. Кичәбезне барыбыз бергәләп “И, Туган тел “җыры белән тәмамладык.