Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

“Онытылмый, һич тә онытылмый, хәтерләрдә һаман яңара...”

19  февральдә Лесхоз мәдәният йортында Афганстан сугышында  катнашканнар, һәлак булган һәм хәбәрсез югалганнар истәлегенә «Онытылмый, һич тә онытылмый, хәтерләрдә һаман яңара...»  исемле түгәрәк өстәл оештырылды. Кичәбезгә афган сугышында катнашкан Тимашев Фәнис Илгиз улы, ире әфган сугышында катнашкан Хадиева Мөнирә Бари кызы,  чәчән сугышында катнашкан Миннебаев Рамил Равил улы, Үрнәк авыл җирлеге башлыгы Камалетдинов Илгиз Рафаил улы һәм Лесхоз урта мәктәбенең 7-8 сыйныф укучылыры чакырылды. Укучылыр зур кызыксыну белән Фәнис һәм Рамил абыйларының чыгышларын тыңладылар, афганистан тауларында  төшкән фотосүрәтләрен карадылар. Интернациональ бурычларын үтәгән вакытта һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Укучылар кичәдән зур тәэсирләр белән таралышты.