Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Чудеса в новый год

Яңа ел... Безнең өчен ул ап - ак кар, матур итеп бизәлгән чыршы, Кыш бабай белән күңелләргә кереп калган бәйрәм. Ә җир шарының  башка нокталарында ничек каршылыйлар икән соң яңа елны? Бу турыда беләбез микән? Әнә шул сорауларга җавап табу максатыннан, кышкы каникулның соңгы көнендә,  «Чудеса в новый год» исемеле викторина оештырдык. Балалар чит илләрдә, башка кыйтгаларда яңа елны каршылау традицияләре белән таныштылар. Викторина сорауларына җаваплар эзләделәр.   Сорауларга җавапны белмәүчеләр шигырь сөйләргә я булмаса җырларга тиеш булдылар.  Һәр катнашучы 2017 елда ирешкән уңышлары турында искә алды. Бергәләп әтәч елы белән саубуллаштык. Кичә бик җанлы, күңелле үтте. Катнашучылар чын күңелдән бәйрәм белән котлап, рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.