Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Орчык өмәсе

Лесхоз китапханәсе каршында оешкан җирле иҗтимагый “Ак калфак” оешмасы көче белән “Орчык өмәсе” фольклор тамашасында Үрнәк балалар бакчасында тәрбияләнүче  балалар да катнашты. Җыр, бию, уеннар белән аралашып барган милли йолабыз балалар өчен дә, бәйрәмгә чакырылган ата- аналары, әбиләре өчен дә  бик күңелле тәрбия чарасы булды.