Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Синең территорияң - сәламәтлек

15 июньдә халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне кысаларында “Синең территорияң - сәламәтлек” дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Әлеге чараның максаты - үсеп килүче буында сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру. Мәктәп укучыларына сәламәтлек турында сөйләдек һәм ни өчен аның бигрәк тә үсеп килүче буынга кирәк булуын аңлаттык. Төп игътибар кешенең сәламәтлегенә начар йогынты ясаучы факторларга - алкоголь, тәмәке тарту һәм наркотиклар куллануга юнәлтелде. Чара ахырында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган листовкалар һәм буклетлар тараттык. Очрашуга йомгак ясап, чарада катнашучылар иң мөһиме - спорт белән шөгыльләнү һәм куркыныч тәкъдимнәрдән баш тарту кирәк, дигән нәтиҗә ясадылар.