Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Юл калейдоскобы

13 июньдә китапханәдә юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган “Юл калейдоскобы” дәрес-уены үткәрелде. Чарага “Табигать дуслары” мәктәп яны лагерында тәрбияләнүчеләрне чакырдык. Очрашу темасы очраклы гына сайланмады. Статистика буенча, яшь җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең дүртән бер өлеше кече мәктәп яшендәге балалар катнашында була. Дәреснең девизы - "Тапкырлау таблицасы кебек юл йөрү кагыйдәләрен бел". Беренче өлештә балалар китапханәченең юл билгеләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы чыгышын тыңладылар. Дәреснең икенче өлешендә, балалар  кызыклы биремнәрне үтәделәр. Балалар үзләренең белемнәрен һәм игътибарлы булуларын күрсәттеләр. Чарага «Кызыл, сары, яшел»  исемле китап күргәзмәсе оештырылды, анда юл хәрәкәте кагыйдәләре турында матур иллюстрацияләр белән китаплар тәкъдим ителде. Очрашу ахырында, чарада катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен һичшиксез үтәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар, чөнки бу кагыйдәләр безнең тормышыбызны саклый.