Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Ватан нәрсәдән башлана

Һәрбер кешенең күңелендә туган төбәгенә, үзенең ата-бабалары яшәгән кече Ватанына мәхәббәт яши. Ватанга мәхәббәт туган җирнең тарихын белүдән башлана.  Россия көне алдыннан 11 июньдә, мәдәният йортында "Ватан нәрсәдән башлана" исемле интеллектуаль уен -  могҗизалар кыры үткәрдек. Чарага “Табигать дуслары” мәктәп яны лагерында тәрбияләнүчеләрне чакырдык. Кызыклы уен балаларга үз белемнәрен баетырга, туган бистәбез турында кызыклы мәгълүмат тупларга ярдәм итте. Балалар бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр һәм истәлекле, үзләре  яраткан урыннар турында тәэсирләре белән уртаклаштылар. Кайбер сорауларга укучылар җавап бирергә авырсынсалар да, тарихыбызны яхшы белүләрен күрсәттеләр.