Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Пусть в каждом сердце Пушкин отзовется…

Безнең илебездә Пушкин көне барлык  милләт халыклары өчен мөһим дата. Ул бөек рус шагыйре А.С. Пушкинның туган көне белән бәйле. Лесхоз китапханәсендә «Пусть в каждом сердце  Пушкин отзовется...» әдәби сәгате үтте. Очрашу барышында китапханәче шагыйрьнең тормышы һәм язмышы, аның шигъриятенең безнең  өчен әһәмияте турында сөйләде. Шагыйрьнең әсәрләре балалар  башкаруында рус һәм татар телләрендә яңгырады. Барлык катнашучылар Пушкин әсәрләренең рухын һәм тематикасын мөмкин кадәр яктырак итеп тапшырырга тырышалар. Балалар игътибарына А.С. Пушкин әсәрләре буенча әдәби уен тәкъдим ителде. Уен барышында  алар табышмакларны чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. “Бүгенге көндә Пушкин шигырьләреннән өзекләр китерү абруйлымы? дигән экспресс-сораштыру оештырдык. Ул Александр Сергеевичның иҗаты хәзерге вакытта да популяр булуын күрсәтә, чөнки катнашучыларның барысы да диярлек әлеге сорауга уңай җавап бирделәр. «Пушкин – Россиянең бөек горурлыгы» китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әдәбиятка күзәтүне дә кичәдә катнашучылар кызыксынып тыңладылар.