Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Уеннарда халкым тарихы

Китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре кече яшьтәге мәктәп балалары өчен «Уеннарда халкым тарихы» исемле фольклор кичәсе оештырдык. Кичәнең максаты -балаларда милли мәдәниятебезгә мәхәббәт тәрбияләү, буыннар чылбырын дәвам итү. Балалар белән «Чума үрдәк, чума каз”, “Түбәтәй”, “Йөзек салыш”, “Кәрия Зәкәрия” кебек милли уеннарыбызны искә төшердек. Уен барышында без татар халык әкиятләре, табышмак, такмаклар белән таныштык. Соңынан бергәләп  “Түбәтәй” уенын уйнадык..