Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Татар гаиләсе: гореф-гадәтләр һәм йолалар

2024 ел Россия Федерациясендә гаилә елы дип игълан ителде. Гаилә - ул үсеп килүче буынга гасырлар дәвамында тупланган тәҗрибәне тапшыру урыны . 24 май көнне Лесзхоз урта мәктәбенең 9 класс укучыларын китапханәгә, «Татар гаиләсе: гореф-гадәтләр һәм йолалар» китабын тәкъдир итүгә чакырдык. Очрашу барышында татар халкының йолалары, ышанулары һәм хорафатлары, кешенең туганнан алып соңгы көннәренә кадәр булган мөнәсәбәтләре белән таныштык. Бергәләп «нәсел», «нигез», «йола» кебек төшенчәләрне ачыкладык, борынгы заманнардан килгән йорт төзү, эчке бизәлеш үзенчәлекләрен һәм аларның татар гаиләсенең яшәү рәвеше белән бәйләнешен өйрәндек. Китап белән танышу яшьләргә халкыбызның буынан буынга сакланып килгән кануннарын, телебезне, милли йөзебезне саклауда этәргеч булыр дип ышанабыз.