Лесхозская сельская библиотека - филиал № 22

Георгий тасмасы

Җиңү көне-илебез халкы өчен иң кадерле бәйрәм, ә Георгий тасмасы-ул һәлак булучыларны искә алу символы. Ел саен үткәрелә торган "Георгий тасмасы" акциясе 27 апрельдән 9 майга кадәр Россиянең барлык төбәкләрендә дә үткәрелә. Безнең бистәдә акция 6 май көнне, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында узды. Бу көнне без- мәдәният хезмәткәрләре авылдашларына һәм кунакларга 200 дән артык тасма тараттык.

Моннан тыш, бу тасма хәрби батырлык һәм дан символы, Бөек Ватан сугышында җиңүнең нинди авыр бәягә ирешүен хәтерләү,  хәзерге вакытта да фашизмга каршы көрәшнең символы булып тора.